Бүген, 30 июльдә, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Г. Л. эш визиты белән Сарман районында булды.Сарман урта мәктәбе каршындагы "Олимпия резервы" палаткалы лагерен тикшерде һәм эшнең яхшы оештырылуын билгеләп үтте. Гражданнарны кабул итү үткәрелде. Башкарылган эшләр буенча фикер алышканнан соң, Удачина Г.Л. бала хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы муниципаль хезмәт(опека һәм попечительлек органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия) эшчәнлегенә анализ ясады. Комиссия составында шулай ук ТР Фәннәр академиясе министры урынбасары А. М. Әсәдуллина да бар иде.
23 июль көнне без “Ак калфак”лылар санаторий-профилакторийда булып кайттык. Рәхәтләнеп халык белән аралашып, Җәлил кунакларын үзебез белән таныштырып, татар халык җырларын да, композиторлар язганнарын да җырлап, шигырьләр сөйләп үзебезнең күңелне ачып, аралашып кайттык
2019 елның 31 июленә
2019 елның 30 июлендә 18 сәгатьтән 31 июль 18 сәгатькә кадәр
29 июль көнендә тагын бер күңелле очрашу булды әле. Халык язучысы, Татарстанда гына түгел, татар дөньясы өчен билгеле шәхес Аяз Гыйлаҗевның туганнан туган сеңелесе Раушания Гыйлаҗева Җәлилгә ял итәргә, дәваланырга килгән
Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, якыннары котладылар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» региональ проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның 1 сентябреннән 65 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гражданнарны Сарман муниципаль районының медицина оешмаларына диспансеризация үтү өчен китерү планлаштырыла. Өлкән буын кешеләрен график буенча 2019 елның сентябрьдән декабрьгә кадәр җиткерү планлаштырыла.
2019 нчы елның 25 нче июлендә Сарман районының «Шәфкать » үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен “Бузат” чишмәсенә экскурсия оештырылды. Катнашучылар әлеге чишмәнең барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар, рәхәтләнеп чишмә суын татып карадылар. Чишмәләрне юкка гына « Изге чыганаклар » дип атамыйлар, чөнки чиста чишмә суы – ул безнең тормышыбыз, сәламәтлегебез.
Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
26нчы июль көнне Сарман район балалар китапханәсендә «Бакча нәниләре китапханәдә кунакта!» исемле балалар иртәсе үтте. Бу көнне китапханәгә «Лилия» балалар бакчасына йөрүче нәниләр килделәр. Балалар иртәсенең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәгә сәяхәтне, нәни дусларыбызны китапханә һәм китаплар белән таныштырудан башлап җибәрдек.
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Китапханә белән танышканнан соң бергәләп “Теремкәй” һәм “Куян кызы” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карап үттек. Иң соңыннан барлык нәниләр дә асфальтта төсле акбурлар белән рәсем ясадылар.
28 нче июль көнне Үзәк ял паркында Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм чарасы һәм Хәрби-диңгезчеләр хөрмәтенә стела ачу тантанасы булып узды. Район үзешчән сәнгать осталары үзләренең концерт программасын тәкъдим иттеләр. Бәйрәм спорт уеннары белән үрелеп барды.