ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Чураш мәдәният йортында яңа пластик тәрәзәләр куелды

Музейда Зөлфия Мухаметдинованың шәхси күргәзмәсе ачылды.

2 Б сыйныф укучысы   Самарова Җәмилә   Г. Тукай исемендәге  IX  Халыкара нәфис сүз осталары  конкурсының  муниципаль  этабында  җиңүче булды.  (укытучысы  З. Ф. Кәримова)

 


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

8 апрельда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә төп мәктәпләр арасында хокук бозуларны кисәтү максатында оешкан профлактика отрядлары чыгышы булды.  Һәр отряд тиешенчә әзерләнеп килгән иде. Мортыш-Тамак мәктәбе - җиңүче, Илексаз, Александровка һәм Кәүҗияк мәктәбе – призерлар булдылар. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне.Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Иске Минзәләбаш мәктәбендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, класс сәгатьләре, төрле ярышлар үтте.

Күренекле якташыбыз, шагыйрь Дамир Гарифуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан Сарман "Үзәкләштерелгән китапханә" муниципаль бюджет учреждениесе интернет бәйге игълан итә.

Санитар-экологик икеайлык  Карашай-Саклау авыл жирлеге территориясендэ  традицион рәвештә омэлэр буенча старт алды

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Сарман урта мәктәбенең Гатина Г. Р. җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныф укучылары белән Яраткан китаплар илендә” дип исемләнгән кичә үткәрделәр. Кичә барышында  балалар китапханәсе методисты Фәүзия Язкар кызы укучыларга Халыкара балалар китабы көне барлыкка килү тарихын сөйләде, китапларны яратырга, сакларга һәм һәрвакыт укырга киңәш итте. Шулай ук китапханәче китапка багышланган мәкальләр белән таныштырды, табышмакларга җавап таптырды, “Яраткан героеңны тап” исемле викторина үткәрде, балалар яраткан әкиятләрне искә төшерде,“Балалар китабы – сихри бер дөнья” – исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Рәйлә Хәмзә кызы укучыларны китапханә яңалыклары белән, яңа китаплар, бердәм китап укучы билетын куллану кагыйдәләре белән таныштырды һәм балаларны китапханәгә еш йөрүләрен сорады.

Бүген утырышлар зур залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны Башкарма комитет җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды.

Җәлил гимназиясе укучылары “ Әгәр мин президент булсам” дигән Бөтенроссия конкурсында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International