6 апрель көнне Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Бөтендөнья сәламәтлек көне» кысаларында волейбол ярышлары узды. Анда 2 команда катнашты: 7-8 сыйныф укучылары һәм мәктәпнең педагогик хезмәткәрләре. Барлык катнашучылар да җиңү өчен көрәштеләр.
4 апрель көнне Җәлил беренче урта мәктәбендә химия буенча республика
олимпиадасы җиңүчесе 9 нчы Б сыйныфы укучысы Гарипова Илзияне
бүләкләүгә багышланган тантаналы линейка үткәрелде.
Мостафин авылында яшәүче Дәүләтшин Фоат Мөхәммәтша улына бүген 90 яшь тулды
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе
Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район ветераннар советы рәисе Нәжип Миңнеголов, Рәсәй пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Нурсинә Хайруллина, Азалак авылҗирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, аның урынбасарыӘлфинур Харисова, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәллия Фәрлукшина, балалары, туганнары тәбрикләделәр. Әлфис Фәйзрахманович юбилярга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләге тапшырды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары
«Татарстанда Музейлар язы – 2019» республикакүләм акциясе кысаларында музейда 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт бирү чарасы узды.
Татарстанда 1 нче апрельдән санитар-экологик икеайлык башланып китте. Әлеге чарада Сарман районының Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе дә катнаша. Мәктәптә укучылар икеайлык дәвамында яшел зоналар, парклар һәм балалар мәйданчыклары, мәктәп территориясен кыш буена җыелган чүп-чардан арындырачаклар. Шулай ук урман полосаларын һәм яр буе зоналарын җыештыруга аеруча игътибар биреләчәк. Агымдагы атнада инде укучылар авылыбызның Дамир Әхмәтов исемендәге ял паркында чистарту эшләре алып барды. Карлар тарату, чүпләр җыю, юлларны себерү кебек эшләр оештырылды. Әлеге башкарылган эшләр балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сакчыл караш тәрбияләп, туган якка, аның табигатенә карата мәхәббәт уятыр дип ышанасы килә.
4 апрель көнне Җәлил сәнгать мәктәбендә Казан шәһәренең «Татармультфильм» берләшмәсе рәссам-аниматорлары "Татарстан гасыры" республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен анимация буенча мастер-класс үткәрделәр.
Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшүсмерләр һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы «Мөстәкыйль балалар " хәрәкәте волонтерлары "Мөстәкыйль балалар» проектының республика профиль сменасында катнаштылар.