ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучыларының эмоциональ халәтен билгеләүче тест үткәрдек. Укучылар Т.И.Балашева методикасы буенча төзелгән тест сорауларына җавап бирделәр, үзләрен борчыган мәсьәләләр хакында рәсем төшерделәр. Бу аңлашыла да: тиздән чыгарылыш сыйныфы укучыларының бердәм дәүләт имтиханнары. Алар аңа әзерме? Борчылу аларның аңын чолгап алмаганмы? Төшенкелеккә бирелмиләрме?

Район мәгариф бүлеге психологы Гиниятуллина Олеся Анваровна, тиздән нәтиҗәләр чыгарып, укучыларның халәтен хәбәр итәчәк. 

Төбәкне өйрәнүчеләр, авыллар буенча материаллар җыю максатыннан, эш дәвам итәләр.

20 март көнне  Рантамак мәдәният йортында безнең тарафтан халык традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан "Карга боткасы"бәйрәме үткәрелде. Чара программасында балалар бу бәйрәмне үткәрү традицияләре һәм йолалары турында белделәр.

"Карга боткасы» бәйрәме программасында балалар әлеге традицион йола үткәрүдә катнаштылар: ботка өчен азык-төлек җыйдылар, әби-бабай белән бергәләп, ботка пешерделәр, милли уеннар уйнадылар. Чара ахырында барлык балаларны һәм өлкәннәрне тәмле ботка белән сыйладык, ә кошларга  ботканы  җимлекләргә салдык.

«Җырлы балачак илендә» районкүләм бәйгесенең Карашай-Саклау зонасында Зур Нөркәй мәдәният йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче балалар да уңышлы чыгыш ясады.

20 нче март көнне Карашай-Саклау авыл мәдәният йортында районкүләм «Җырлы балачак илендә» бәйгесенең беренче зона туры булып узды.

Кичә район үзәк хастаханәсенең актлар залында балаларга йогышлы авырулардан прививка ясату мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрелде.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

20 март көнне бистәбездә №1"Каенкай" балалар бакчасы һәм ЮХИДИ тарафыннан "Яктырып тор! Юлда күрен!" акциясе үткәрелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан “Минем шәҗәрәм” республика генеалогик тикшеренүләр конкурсы игълан ителде. Ул 2019 елның 20 мартында башлана.

Сарман үзәк балалар китапханәсе бәхет көнен билгеләп үтә. Халыкара бәхет көне – ул иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе, ул елмаюлар, узара дуслык, яхшы кәеф һәм яхшы Рух көне. Бу көнгә китапханәдә "Оста куллар" түгәрәгенең "Бәхет бүләк ит" дип исемләнгән чираттагы дәресе узды. Балалар бер – берсенә бәхет теләделәр һәм барысы да бердәм булып, фоамиран материалыннан чәчәкләр ясадылар. Алар туганнарына һәм якыннарына бүләк итү өчен үз куллары белән ясаган "кечкенә бәхет" не өйләренә алып киттеләр. Мондый дәресләр балаларга иҗади сәләтләрен үстерергә, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, пөхтәлек, уртак эштән канәгатьләнү хисе, шулай ук үзара ярдәмләшү тәрбияләргә ярдәм итә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International