ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 4нче атнасыннан башлап Сарман районында көчле респиратор йогышы белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Табиблар тарафыннан аларга, нигездә, ОРВИ дигән диагноз куела, ләкин шулай ук грипп һәм югары патоген А (дуңгыз гриппы) гриппын да игътибардан төшерергә ярамый.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

20.02.2019 Сарманнын МБУ ДОД ДЮСШ «Старт»  базасында җәлилче, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры Зиннәт Хәсәнов истәлегенә багышланган гомуми белем бирү учреждениеләре арасында биатлон буенча ярыш үткәрелде.  Җәлил гимназиясе командасы мактаулы 3 нче урынны яулады!

19 февраль  көнне  Сарман район суды бинасында,  республикакүләм юристлар көненә багышланган иншалар бәйгесендә катнашып, абсолют җиңүче  булган Васикова Ренатаны (Ләшәү-Тамак төп белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы, җитәкчесе Сахабиева Таңсылу Рамил кызы)  һәм лаурет  Ганиева Камиләне   (Җәлил 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, җитәкчесе Ягудина Зәкия Фатхулкадыйр кызы)  Сарман район суды рәисе Хайбрахманов Ринат Рәсим улы, Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәмәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Укучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  

  Татар теле һәм әдәбияты кысаларында Сарман районының танылган шәхесе, якташыбыз, райондашыбыз күренекле шагыйрь, төбәк тарихчысы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре

Сарман гимназиясендә укучыларны яшь армиячеләр сафларына алдылар.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлек бүләкләре тапшырды.

Кичә Җәлил поселогының икенче санлы урта мәктәбендә бөтен гомерен туган ягы Сарманга багышлаган якташыбыз – Дамир Хәйрулла улы Гарифуллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде.

Бүген, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  ветераннар клубында  бәйрәм концерты ясап, егетләребезне котладык.

Бүген герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Васыять итеп тиңсез гүзәл гомерен еллар аша сезгә дәшә ул» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Дәрестә М. Җәлилнең шигырьләре укылды, аңа багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. 

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International