Бүген, бу кояшлы көнне, Җәлил поселогы тыл хезмәтчәне Мирдегали Сәетович Вәлиев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның тормышы ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм үз гаиләсенә һәм Ватанына чиксез тугрылык үрнәге булып тора.
Юбилярның бу истәлекле көнендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф.А. Вәлиев, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А. Кәримов, шулай ук КЦСОН «Шәфкать» социаль хезмәткәр Г.Р. Кашапова килделәр. Алар Мирдегали Сәетовичны бу мөһим дата белән җылы котладылар, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путиннан котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Кунаклар юбилярга ныклы сәламәтлек, энергия һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Мирдегали Сәетович үзенең зур һәм тату гаиләсе белән горурлана ала: аның кызы, дүрт оныгы, алты оныкчыгы бар, аларның уңышлары аңа чын күңелдән шатлык һәм илһам китерә.
Мирдегали Сәетовичны олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Ана ныклы сәламәтлек һәм җан тынычлыгы телибез.
24 февральдән 2 мартка кадәр безнең илдә рус халык бәйрәме-Май чау бәйрәме уза. Бу бәйрәмнең символы булып коймак, кояш һәм карачкы санала. Укучылар һәм укытучылар яз килүгә шатландылар һәм хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. аннары, Май чабу карачкысын (узып баручы кыш символы) яндырдылар, аны бәйрәмгә берничә көн кала балалар үз куллары белән ясадылар. Кыш белән саубуллашу азагында барысы да тәмле коймак ашадылар!
МОНД һәм ПР өлкән инспекторы Гарипов Р.Г., 131 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Таҗетдинов Р. А. укучылар белән «Янгын куркынычсызлыгы» темасына әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында хезмәткәрләр балаларга янгын ачыкланган очракта эш итү тәртибе һәм янгын сүндерү сагына ничек хәбәр итәргә кирәклеге турында искә төшерделәр.
Масленица - Россиядә һәркемнең яраткан бәйрәме! Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршылыйлар. Безнең мәктәптә Масленица бәйрәм итү инде күркәм традициягә әверелде.
Бүген МБББУ “А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә Май чабу бәйрәменә багышланган бәйрәм чаралары узды! Барлык сыйныф укучылары традицион рус уеннары һәм күңел ачуларда катнаштылар. Мәктәптә бүген бик күңелле булды.
Бәйрәмнең кулинар өлешенә аерым игътибар бирелде — балалар һәм укытучылар кыш белән хушлашу һәм язны каршылау символына әверелгән тәмле коймаклар авыз иттеләр
Укучыларда «Гражданнар оборонасы» төшенчәсен формалаштыру һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру максатында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көненә багышланган ачык класс сәгате узды.
"Патриотик китаплар уку атналыгы" кысаларында 27 февраль көнне Александровка авыл китапханәсендә Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен патриотик укулар үткәрелде.
27 нче февраль көнне "Җәлил гимназиясе" базасында "Точка роста" үзәге җиһазларын кулланып ачык дәрес үткәрелде.
28.02.2025 елда "Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбе"ндә "Изге эш - Ватанга хезмәт итү!" Парламент дәресе узды. Дәрескә Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Дәүләтҗанов, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Сафина Айназ Фаизовна, махсус хәрби операция ветераны, мәктәбебезнең элеккеге укучысы Динар Фиргатович Миннегулов чакырылган иде.
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич!
Сезне барлык Сарман халкы һәм шәхсән үз исемемнән Туган көнегез белән тәбрик итәм!
Сезнең эшчәнлек Татарстанны дөньякүләм мәйданга танытты. Йөзләгән милләт вәкилләрен туплаган халкыбыз мәнфәгатен кайгыртып яшисез, һәр төбәкнең сулышын тоеп, үтенечләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтәсез. Һәр өметле җылы сүзегез хезмәт кешесенә канат куя, анда кайда гына яшәсә дә туган җиренә, милләтенә карата горурлык хисләрен арттыра. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлгән максатчан сәясәтегез һәркемдә киң яклау таба.
Барысы өчен дә Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, бөтен сарманлылар исеменнән зур рәхмәт.
Алга замана куйган бурычлар, күңелегездә туган матур теләкләр тормышка ашсын. Туган Татарстаныбызның һәр адымы хәерле һәм уң булсын.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхетле һәм бәрәкәтле тормыш, тынычлык, иминлек телим.