ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Банкы финанс грамоталылыгын арттыру, кулланучыларны финанс оешмалары хезмәтеннән канәгатьләндерү максатларында клиентларның гамәлгә ашырыла торган электрон технологияләр һәм сервислар иминлегенә ышаныч дәрәҗәсен билгеләү өчен сораштыру үткәрә.

Финанс коралларын куллану куркынычсызлыгы белән бәйле рискларны бәяләү бурычы өстенлекле. Аерым инструментларның һәм технологияләрнең җитәрлек дәрәҗәдә якланмавы финанс югалтуларына китерә һәм гомумән Россия Федерациясенең финанс системасына ышанычны какшата. Финанс операцияләренең яклануын арттыруга юнәлдерелгән чараларны эшләү максатында Россия Банкы сораштыру үткәрү өчен анкета әзерләде.

Анкета узу (физик һәм юридик затлар өчен) QR коды аша мөмкин.

Сарман үзәк китапханәсендә «Нефтяник Джалиля»газетасы корреспонденты һәм фотографы булып китте

Бүген "Бердәм Россия" партиясенең Сарман җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ягъфәров Азат Фердинандович гражданнарны онлайн-кабул итте. Депутатка 3 кеше мөрәҗәгать итте. Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы затлары, Сарман муниципаль районы җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.

Кабул итү барышында Александровка авылында төзелә торган чиркәүнең эчке бизәлешендә мөмкинлекләр эзләү, Җәлилнең 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен мебель сатып алуда ярдәм күрсәтү, «Барсы» хореография коллективында катнашучыларга костюмнар комплекты тегү турында сораулар бирелде.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, консультацияләр бирелде.

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг узды.

М.А. Сафиуллин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, 2022 елның 20 октябрендә Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән «Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында» гы 1874 номерлы карар мобилизацияләнгән гражданнар, шул исәптән эшмәкәрләр, шулай ук мобилизацияләнгән зат бердәнбер гамәлгә куючы һәм бер үк вакытта җитәкче булган оешмалар тарафыннан хисап бирү һәм салым түләү мәсьәләләрен җайга сала. «Салым түләүчеләрнең әлеге категориясе өчен хәрби хезмәт үтү чорына һәм хәрби хезмәттән азат ителгәннән соң өстәмә рәвештә өч айга салым һәм җыемнар түләү срокларын күчерү, аларны түләү буенча кичектерү, шулай ук хисап бирү срокларын күчерү каралган.Шулай итеп, эшмәкәрләрнең элеккеге эшлекле активлыкларын торгызу өчен вакытлары булачак», - дип билгеләп үтте үз чыгышында идарә җитәкчесе М.А. Сафиуллин.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Җәлил 1нче мәктәбендә "Салават күпере"мәктәп яны лагере эшли башлады. Тантаналы ачылыш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Гимны белән башланып китте.


31
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар — үзләренә югары педагогик, психологик, социологик, медицина һәм җәмәгатьчелек игътибарын таләп итә торган катлаулы категория.

2022 елның 25 октябрендә «Ихлас йөрәктән» проекты кысаларында 2022 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты җиңүчесе солистлар һәм "Ихлас" вокаль ансамблендә катнашучылар А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе (Иске Минзәләбаш авылы) коррекцион сыйныф балалары һәм яшүсмерләре алдында «Мин да матур җырлый алам» интерактив концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче номерлы Федераль салым хезмәте сайтында промо бит эшли башлады (https://www.nalog.gov.ru/rn77/mobilization/).

Безнең балалар бакчасында Сөмбелә бәйрәме узды. Бу-көзге эшләр тәмамланганнан соң үткәрелә торган уңыш бәйрәме. Сомбелә-бәйрәмнең хуҗасы. Озын Алтын чәчле, зәңгәр күзле бик тырыш кыз. Убырлы Сомбеләне сихерләгән һәм кыз барысын да оныткан. Төлке Сөмбеләне җитәкләп балалардан ярдәм сорарга килде. Балалар бик теләп җавап бирделәр һәм Сомбеләгә кем икәнлеген искә төшерергә булыштылар. Үзләренең иҗади номерларын күрсәттеләр: әйлән-бәйлән, җырлар, шигырьләр, татар халык уеннарын уйнадылар. 
Күңел ачу ахырында кыз барысын да искә төшерде һәм балаларга татлы ризыклар белән рәхмәтен белдерде.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге

полициягә хезмәткә чакыра

Россия Федерациясе гражданнары

18 яшьтән 40 яшькә кадәр

Полициядә хезмәт итү – киләчәккә ышаныч!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International