ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2022 ел
җомга

18нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында цифрлаштыру елына багышланган рәсем конкурсының мәктәп туры узды. Җиңүчеләр гимназияне 22нче февральдә Сарманда узачак муниципаль этапта тәкъдим итәчәкләр. Аларга уңышлар телибез!

2022 елның 1 февралендә экологик технологияләр өлкәсендә «ЭКОТЕХ-ЛИДЕР 2022» милли премиясенең конкурс чаралары башланды. Премия экология һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә нәтиҗәле технологияләр эшләү, гамәлгә кертү һәм алга этәрү өлкәсендәге казанышлары өчен тапшырыла.

Бүген мәгариф, мәдәният, спорт объектлары җитәкчеләре белән объектларның террорчылыкка каршы якланышы өлкәсендә һөнәри әзерлек дәрәҗәсен күтәрү буенча киңәшмә узды.

2022 елның 18 нче февралендә Сарман җирле радио эфирында күренекле язучы, якташыбыз Рәфкать Кәраминең тууына 80 яшь тулу уңаеннан  МБУ "Үзәкләштерелгән китапханә" библиографы Гөлнур Мадьярова тарафыннан  "Чаба гомер аты " дип исемләнгән чыгыш ясалды. 

Тэги: #әдәбият #сарман

Татар халкының чиксез бай мәдәни һәм тарихи мирасы бар. Аны үсеп килүче буынга тапшыру - безнең бурычыбыз. Нәкъ менә шуңа  да “Мирас  угы” проекты татар халкының кыйммәтләре, туган як тарихы белән танышу һәм өйрәнүгә багышланган. Чираттагы кунакларыбыз Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбеннән килделәр. Әле беренче сыйныфта гына укысалар да, алар бик үткен һәм зирәк булдылар. Тарих бик кызыклы фән. Ләкин аны уеннар, риваятьләр, әкиятләр аша  аны өйрәнү тагын да кызыграк. Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы  буенча “сәяхәт иткәндә” укучылар бик күп тарихи фактлар, риваятьләр белән таныштылар, үзләре өчен яңа төрле һөнәрләр ачтылар. Хәтта, “Ага базар”ның аңлатмасын әйтеп, барыбызны таң калдырдылар. Кызлар “кыйммәтле” ташлардан, энҗе – мәрҗәннәрдән муенсалар ясап, зәркәнче, малайлар исә тимерче һөнәрен үзләштерделәр. Ә менә чүлмәкчелек малайларны да, кызларны да кызыктырды. Сәяхәт ахырында укучылар махсус ясалган пазллардан, кунакта булган шәһәрләр буенча карта җыйдылар. Әлеге проектның вазифасы- балаларда кечкенәдән үк туган  якка мәхәббәт, үз илең, туган телең, халкыңның батырлыгы, каһарманлыгына горурлык  хисләре тәрбияләү.

Чараны йомгаклап укучыларга, якынлашып килүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан “Татар дөньясы” китабын тапшырдык.

Әлеге интерактив чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантлары конкурсы җиңүче “Мирас угы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Тэги: #музейсарманово #культурадляшкольников #годсохранениякультурногонаследиянародовРоссии #1100летияпринятияисламаВолжскойБулгарией

18 февраль көнне Сарман үзәк китапханәсендә  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,  Г. Исхакый исемендәге премия лауреаты, якташыбыз  Рәфкать Кәраминең 80 яшьлек юбилее уңаеннан  «Ихлас иҗатлы якташыбыз» исемле әдәби - музыкаль кичә үтте

Тэги: #мәдәният #әдәбият

Дистә еллар дәвамында бистәдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан " Сафка басарга әзер бул" исеме астында  хәрби-патриотик уен-ярыш оештырыла.

Каташ Каран авылында яшәүче Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызына бүген 95 яшь тулды.

хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Консультация-кисәтү

метеорологик күренеш интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән. 18 февраль 18 сәгатькә кадәр. 1922 елның 19 феврале

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февраль кичендә, 2022 елның 19 февралендә төнлә һәм көндез 19 февралендә көндез һава торышы көтелә:

- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

җил көньяктан секундына 15-20 метр тизлектә.;

бозлавык;

- юлларда кар көртләре, кар боткасы, бозлавык;

- көндез көчле кар, юеш кар.

Гайфуллина Гарифэ Шайхетдиновна 1932 елның 18 февраленда Сарман районы Урнэк авылында доньяга килэ.Семьяда бер генэ бала усэ. Балалык хэм яшьлек еллары авыр сугыш чорына туры килэ. 1956 елнын Лотфулла абый белэн тормыш торып жибэрэлэр. Тормыш иптэше Лотфулла абый белэн 1 кыз тэрбиялэп устерэлэр. Лотфулла абый белэн бергэлэп бик матур гомер кичерэлэр. Лотфулла абый 04.07.1978 елда бакыйлыкка кучэ. Гарифэ апа колхозда, савымчы (доярка), хезмэт куя. Бугенге кондэ узе генэ гомер кичерэ. Гарифэ апа “ Тол, тыл һәм хезмәт ветераны исемен йөртә”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International