ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

17 нче март көнне "Җәлил гимназиясе"нең укытучылар коллективы һәм 10 нчы сыйныф укучылары кинотеатрга барып, Зифа Кадыйрованың "Сагынырсың - мин булмам" әсәре буенча куелган нәфис фильм карадылар. Әлеге фильм барлык тамашачылар күңелендә дә җылы тәэсирләр калдырды. Барысы да әлеге чарадан канәгать калдылар

Бүген мәктәптә "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Әлмәт шәһәре территориаль идарәсенең Сарман районы бүлеге начальнигы А.Р. Ситдикова укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук җәяүлеләр өчен юлларда мөмкин булган куркыныч хәлләр турында видеоролик тәкъдим ителде.

И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең «Художественное творчество», «Исполнители на народных инструментах», «Хореография» номинацияләрендә көч сынаштылар.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне «гражданнарның банкротлыгы: нюанслар һәм нәтиҗәләр» темасына вебинарда катнашырга чакыра, ул 2021 елның 18 мартында 10: 00 сәгатьтә узачак.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗатының XXIV региональ фестивале  «Сандугач сайрар илем» 2021 елның 16 мартында Әлмәт шәһәрендә булды. Җәлил мәдәният сараеның бию коллективлары жюри  хөкеменә үзләренең бию номерларын тәкъдим иттеләр.

Бүгенге сыйныф сәгатьләре мөһим тарихи вакыйгага – Кырымның Россия белән белән кушылуына багышланды.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 10  нчы сыйныф укучылары өчен «Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юллары» дип исемләнгән әңгәмә  үтте.

17 нче март көнне Сарман урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышланган "1418"дип исемләнгән Бөтенроссия тарихи интеллектуаль уенда катнаштылар.

Балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан, 2021 нче елның 17 нче мартында Җәлил бистәсенең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Балалар китапханәченең сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар, китап саклау урыннары белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү турында сөйләде. Шулай ук балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар зур кызыксыну белән искиткеч бизәлгән китап киштәләрендэге китапларны карадылар. Китапханә хезмәткәрләре балалар белән "табышмакларга җавап бир"дип исемләнгән викторина үткәрде. Саубулашканда балалар китапханәгә кабат даими йөриячәкләре турында әйттеләр.

Җәлил 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында «Кунакчыл безнең халык» күңел ачу чарасы узды.  Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыру.Бурычлар: балаларда татар тормыш рәвеше, аларның гореф-гадәтләре, фольклор һәм милли киемнәре турында белем һәм күзаллаулар формалаштыру; балаларда кунакчыллык турында татар мәкальләрен белүне ныгыту, татар халык уеннары белән таныштыру; балаларда татар халкының гореф-гадәтләре белән танышуга кызыксыну уяту; балаларда алган белемнәрен, татар халкы турында мөстәкыйль эшчәнлектә (нәтиҗәле, уен) куллана белүләрен формалаштыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International