ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.

17 март көнне Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт даны музеенда мәктәп укучыларының хезмәт ветераннары Галиева Саҗидә һәм Ногманова Тәзкирә белән очрашуы булды. Ветераннар үзләренең хезмәт казанышлары турында сөйләделәр һәм музейга үзләренең хезмәт бүләкләрен тапшырдылар. Музей хезмәткәре Җәлилова Миләүшә Таһриф кызы кызыклы һәм танып-белү очрашуын оештырды һәм алып барды. Укучылар ветераннарга үз сорауларын бирделәр, ә ветераннар аларга бик теләп җавап бирделәр. Очрашудан соң барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

2021 нче елның 17 нче мартында Сарман гимназиясендә "Кырым язы" чарасы, өч яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру белән башланып китте. Паспортларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Аннары чараны тарих укытучысы Кашапова А.М. дәвам итте, ул укучыларга Кырым ярымутравының тарихы турында сөйләде.

18нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Җәлил гимназиясе»ндә берничә мәктәп чарасы үткәрелә, алар арасында спорт чаралары да бар. 17нче март көнне спорт залында 5-6нчы сыйныф укучылары өчен иртәнге физзарядка булып узды. Балалар көн буена күтәренке кәеф белән таралыштылар.

18нче мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылуы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Җәлил гимназиясе»ндә берничә мәктәп чарасы үткәрелә, алар арасында спорт чаралары да бар. 17нче март көнне спорт залында 5-6нчы сыйныф укучылары өчен иртәнге физзарядка булып узды. Балалар көн буена күтәренке кәеф белән таралыштылар.

"Май чабу" бәйрәме - кыш азагы һәм яз башы символы. 14нче март көнне Җәлил поселогы мәдәният йорты янында бу вакыйгага багышланган халык күңел ачулары узды. Тәмле коймак, театраль тамаша һәм зур конкурс программасыннан башка узмады. Җәлил гимназиясе коллективы әлеге чарада актив катнашты. Халык күңел ачу традицион рәвештә карачкы яндыру белән тәмамланды.


16
март, 2021 ел
сишәмбе

1б укучылары мәктәп музеенда булдылар. Балалар кызыксынып экспонатларны карадылар һәм укытучының мәктәпнең бай тарихы турында сөйләвен тыңладылар. Безнең мәктәпнең иң яшь укучыларының үз мәктәбе тарихына кагылуы бик яхшы.

16 нчы март көнне Җәлил 1 нче санлы мәктәбендә 6 нчы сыйныф укучылары өчен "электрон тәмәкенең зыяны турында"әңгәмә үткәрелде. Балалар белән әңгәмәне инспектор Газизуллина үткәрде. Соңгы вакытта яшүсмерләр тарафыннан электрон тәмәке куллану очраклары ешайды, мондый форматтагы әңгәмәләр балаларны кулланудан саклар дип өметләнәбез.

Бүген  6 нчы В сыйныфы укучылары Мәдәният Сараенда урнашкан  Хезмәт Даны музеена бардылар.

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең терлекчелек буенча консультанты Рәмилә Моратова, ферма-комплексларда булып, агымдагы елның февраль ае нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән савымчыларга, терлек караучыларга, лаборатларга, ясалма орлыкландыру технологларына акчалата сертификатлар тапшырдылар, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International