ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев Сарман муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка авыл юлларын ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре керде.

5 нче февральдә Сарманда "2024 нче елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 нче елга бурычлар турында" Сарман муниципаль районы Советы утырышы узды. 


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов белән берлектә район конкурсы йомгаклары буенча 5 хуҗалыкка 17 саву аппараты тапшырдылар.

Бүгенге көндә районда ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши: Илексаз авылында –100 яшьлек Шәрипҗан абый Әхмәтҗанов, Куҗак авылында-Габделәхәт абый Исмәгыйлев.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов белән бергә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ветераннарга «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен, шулай ук ветераннарга «Сарман муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүген эш сәфәре кысаларында Сарман районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәмм улы Салихов килделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XXVI утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин катнашты.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын, Ватанны саклаучылар елын, гражданлык-патриотик айлыкны бәйрәм итү кысаларында мәктәп коллективы "Кызыл канәфер" акциясенә кушылды.

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее яңа бинада үзенең эшчәнлеген бик күркәм һәм мөһим чарадан башлап җибәрде: сугыш ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы" юбилей медале белән бүләкләү һәм Сарман районы Почетлы гражданы исеме бирү тантанасы үздырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры- Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы- Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы башлыгы - Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин һәм  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары - Сәхипова Индира Рәис кызы катнаштылар. 

Мөхтәрәм кунакларны Сарман гимназиясенең яшьармеечылары отделениесе каршы алды.

Бу атнада кышлаучы кошларны ашату көне билгеләп үтелә. Салкында кошларга кар астыннан ризык табып булмый, шуңа күрә аларга кышкы салкыннарда исән калу өчен ярдәм кирәк. Алар кешеләргә ярдәм сорап киләләр. Без дә "Петровскозавод балалар бакчасы" МББМУ да балалар белән җимлекләр куябыз һәм канатлы дусларыбызны ашатабыз. Балаларга шундый кайгырту ошый, алар моны шатланып эшлиләр.

4 февраль көнне "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" ДБУнең Сарман профилактика бүлеге начальнигы Ситдыйкова Алсу Рәзин кызы укучылар белән кышкы чорда юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Ул урамнарда игътибарлы булырга һәм кышкы һава шартларында юл куркынычсызлыгы турында онытмаска кирәклеген искәртүдән башлады. Алсу Рәзин кызы укучыларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне, караңгы вакытта киемдәге яктылыкны кире кайтара торган элементларны, автотранспортта куркынычсызлык каешын эләктерүне искә төшерде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм аларны куллану юл хәрәкәтендә ышанычлы катнашучы булырга ярдәм итә. Укучылар үзләренең тәэсирләре белән уртаклашып,актив рәвештә сораулар бирделәр. Әңгәмә җаваплы булырга, үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне кайгыртырга өндәү белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International