Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р.," Сарман"агрофирмасының баш экономисты Хәйретдинов А.И., Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин И.Н. катнашты.
Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.
Кар яву сәбәпле, Мортыштамак мәктәбе волонтерлары авыл ветераннарына кар җыюда ярдәм күрсәттеләр. Балалар, көрәкләр белән коралланып, ишегалдында җыелган карны җыештырдылар, юлларны йортның юл өлешеннән чистарттылар. Ветераннар балаларга күрсәтелгән ярдәм, игътибар һәм кайгырту өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.
Россия Почтасы Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Президентының Ленинград блокадасын бетерүнең 80 еллыгы белән шәхси котлауларын җиткерәчәк.
Ел саен 23нче гыйнварда дөньяда Язу көне билгеләп үтелә.
Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбендә гаҗәеп чара узды - Матур язу көне!
Бүген мәктәбебез базасында республикакүләм «Тату сыйныф серләре» конкурсының муниципаль этабы узды.
Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча җирлек башлыгы А.Н.Габдрахманов , «Җәлил” агрофирмасының “Минзәләбаш” җитештерү комплексы идарәчесе Гәрәев Р.Ф. чыгыш ясадылар. Сарман эчке эшләр бүлегенен полиция участок уполномоченные Сәлимгәрәев Р.Д. , Сарман районы участок урманчысы Бәдертдинов Р. , авылның ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Л.Ә. информацияләре тыңланды.
Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Ф.Ә. 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.
А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбе коллективы көче белән, Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.