ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген  Яңа Имән  авыл җирлегендә  еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге   мәсьәләләр  буенча җирлек башлыгы Р.Ф.Гәраев , «Җәлил” агрофирмасының    җитештерү  комплексы   идарәчесе  Гәрәев Р.Ф.  чыгыш ясадылар.   Сарман эчке эшләр бүлегенен  полиция участок уполномоченные  Сәлимгәрәев Р.Д.  информациясе тыңланды.

Сарман муниципаль  районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы  2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре  һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

 Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик  үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.

 

Бүген мәктәпкәчә төркем нәниларе белән кошлар өчен ашханә ачтык, бәлки бу кошлар тормышын саклап калырга ярдәм итәр. Кошларны көн саен ашатсаң, алар ашату урынына тиз ияләшәчәк. Песнәкләр, күгәрченнәр, чыпчыклар җыелып  җимлеккә җим салганны көтеп торачак.  Ә кайбер җитез песнәкләр тәрәзәгә шакып һәм азыкның беткәнен искә төшерергә мөмкин. Без балалар белән  канатлы дусларыбыз өчен ризык салырга онытмаска дип килештек. Иртәдән кичкә кадәр җимлектә кошлар шаулашсын!

Сарман район мәдәният йортында Пушкин картасы буенча сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча «Сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче адымнар» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.  Чарага 1 нче Сарман мәктәбе һәм гимназия укучылары чакырылды. Иң беренчедән, балаларга дөрес итеп сулыш алу кагыйдәләре өйрәтелде. Бу күнегүләр артистларга ачык, дөрес дикция һәм сөйләмнең аңлаешлылыгы өчен кирәк. Дәрес барышында теләге булганнар сәхнәгә менеп, үзләрен актерлык осталыгында сынап карый алдылар. Күпчелек балалар сәхнәләр уйнатуда катнашты. Алар үзләрен ничек дөрес тотарга, тавышларын, тән хәрәкәтләрен ничек идарә итәргә икәнен аңладылар. Шулай итеп, чараны алып баручы Хәйруллина Сәмәрә Фәйзрахман кызы ярдәмендә кунаклар сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча беренче күнекмәләрен алдылар .

Бүген  Иске Кәшер  авыл җирлегендә  еллык отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге   мәсьәләләр  буенча җирлек башлыгы Р.Н.Дәүләтҗанов , «Җәлил” агрофирмасының    җитештерү  комплексы   идарәчесе  Гәрәев Р.Ф.  чыгыш ясадылар.   Сарман эчке эшләр бүлегенен  полиция участок уполномоченные  Сәлимгәрәев Р.Д. ,  информациясе тыңланды.

Сарман муниципаль  районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы  2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре  һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

 Гаилә елы һәм Татарстанда Фәнни-технологик  үсеш елына багышланган күргәзмә оештырылды.

 

Бүген Петровский Завод авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Нуртдинов Р.Р., икенче мәсьәлә буенча «Сарман» агрофирмасы вәкиле Шаймарданов А.В. чыгышларын тыңладылар. Жыелышны полиция хезмэткэре Хасанов Л.Д., Лэке урманчылыгы лесничие Муханов В.С., "Россельхозбанк" вэкиле Хуснутдинова Л.Х. чыгышлары дэвам итте.  Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде. Чыгышлардан соң гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Авыл җирлегенең социаль-икътисади үсешенә һәм иҗтимагый тормышына лаеклы өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Җыелышта катнашучылар өчен авыл мәдәният йорты фойесында күргәзмә, ярминкэ һәм чәй эчү оештырылды.

Бүген Ләке авыл җирлегендә хисап җыелышы узды.

Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Г.Р.," Сарман"агрофирмасының баш экономисты Хәйретдинов А.И., Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин И.Н. катнашты.

Бүген Илексаз авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җыелышта Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, Илексаз авыл җирлеге башлыгы Ф. М. Гыйльфанов катнашты. Сарман эчке эшләр бүлегенең участок полиция инспекторы Сәлимгәрәев Р. Д., «Сарман» агрофирмасы вәкиле Мирзасалихов М. М. мәгълүматлары тыңланды. Җыенда катнашучылар җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы булып узды. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча җирлек башлыгы Камалетдинов И.Н., икенче мәсьәлә буенча «Нөркәй» агрофирмасы вәкиле Розумбетов Р.К. чыгышын тыңладылар. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович 2023 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар турында сөйләде.

Чукмарлы авыл җирлегендә отчет сайлау җыелышы үтте. Авыл җирлеге башлыгы Хадиуллин Илшат Хэмбэл улы җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Агрофирма вәкиле Нуретдинов Р.Р., полиция участок инспекторы, янгын куркынычсызлыгы кузәтчелеге вәкилләре дә чыгыш ясады. Йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Ф.А.узган елгы социаль икъдисади эшчәнлеген яктыртты. Җыенда катнашучылар җирлек халкының сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International