«Сарман» кинотеатрында балалар бакчаларыннан кечкенә тамашачылар өчен мультфильмнар күрсәтелде. Зур экранда сабыйларны ачык персонажлар, мавыктыргыч вакыйгалар һәм бик күп уңай хис-кичерешләр көтте.
Сарман районы чираттагы гуманитар ярдәм фурасын җибәрде, бу фура 20 тонна эчәргә яраклы су белән китте.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Җәлил бистәсендә «Агрокөч» холдингы хезмәткәрләре өчен спартакиада уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Юбилярны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Габдрахманов котладылар, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын, Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Юбилярны туган көне белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Николай Иванович Сахуриев котладылар, лаеклы бүләкләр тапшырдылар: агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы, шулай ук истәлекле бүләк тапшырдылар.
Буген хөрмәтле Хуснуллин Рашит Гиббазовичның 90 яшь юбилее тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Бу мөһим вакыйга хөрмәтенә Рашит Гиббазовичка Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы исеменнән рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Юбилярны котлау өчен кайнар теләкләр белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Каримов Р.Ә. мөрәҗәгать итте.
Без дә Рашит Гиббазовичка багышланган котлауларга чын күңелдән кушылабыз! Аның һәр көне сәламәтлек, йөрәк җылылыгы һәм шатлык белән тулы булсын!
Азалак авылында гомер итүче Габдрафикова Бибиәсфия Асылмардан кызына 90 яшь тулды. Олы юбилее белән белән Азалак авыл җирлеге башлыгы И.Г.Габдулгазизов тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның котлау хатын hәм истәлек бүләген тапшырды. Юбилярга ныклы саулык, кадер-хөрмәт теләде.
Буралы Чишмә авылында якташларыбызның очрашуы шушы бәрәкәтле җирдә туып-үскән кешеләрнең йөрәкләрен берләштереп, илебезнең төрле почмакларына таратып җибәргән күңел бәйрәменә әверелде. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты, ул мондый вакыйгаларның традицияләрне саклау һәм буыннар арасындагы элемтәләрне ныгыту өчен әһәмиятен ассызыклады.
Татарстанның Уралдагы вәкиле, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйльфанов, Татарстанның халык артистлары Рөстәм Закиров, Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина, шулай ук популяр артистлар Алмаз Ишморатов, Гайфулла Абзалов һәм башкалар бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Аларның булуы вакыйгага үзенчәлекле төсмер бирде һәм барлык җыелучылар өчен якты бүләк булды. Чарада шулай ук батырлык һәм ныклык үрнәге булган якташыбыз - махсус хәрби операциядә катнашучы Ранил Раушанович Гайнанов та катнашты.
Концерт программасы жанрларның төрлелеге һәм башкару осталыгының югары дәрәҗәсе белән сөендерде. Халык җырлары, дәртле биюләр яңгырады.
Якташларыбызның очрашуы-ул бәйрәм һәм туган авылыбыз тарихын искә алу, ата-бабаларыбызны искә алу мөмкинлеге. Бу рухи элемтәләрне ныгыту, мәдәни мирасны саклау һәм аны киләсе буыннарга тапшыру.
Очрашу Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән "Татарстанда җәй" проекты кысаларында узды.
Ветерана труда, труженика тыла Нафису Набиулловну с днем рождения поздравил Глава Сармановского муниципального района Фарит Мунавирович Хуснуллин, вручил благодарственный адрес, цветы и памятные подарки.
«Чын күңелдән олуг бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең гомер безнең өчен үзе бер тарих, үзе бер могҗиза.
Шушы мөхтәрәм яшегездә дә һаман да тормышчан, шат күңелле булып гомер кичерүегезгә ихластан сокланабыз.
Үткән тормыш юлыгыз да, бүгенге матур яшәешегез дә зур ихтирамга лаек һәм һәркем өчен үрнәк. Сугыш авырлыкларын үз җилкәгездә кичергән, сугыштан соң илне торгызуда армый-талмый хезмәт куйган буын вәкиле буларак Сездә ныклы ихтыяр көче сакланган. Бүгенге матур тормыштан канәгать булып, һәр туган иртәнең кадерен белеп яшисез.
Район үсешенә керткән шәхси өлешегез, күпьеллык намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт Сезгә.
Затлы бәйрәмегез белән котлап, Сезгә исәнлек-саулык, күңел көрлеге, якыннарыгыз, туганнарыгызның күңел җылысын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим», - передал слова поздравления Фарит Мунавирович.