Ветеранны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин котлады, Рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Котлауларга Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Мирзаһит кызы Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Ландыш Зөфәр кызы Мөхлисуллина, Башкарма комитетның мәгариф бүлеге начальнигы Гөлназ Тәлгать кызы Исмәгыйлева, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Ивановна Шәрипова, район ветераннар Советы Рәисе Асыляр Мөнәвир улы Харисов, туганнары һәм якыннары кушылды.
9 августта Җәлил поселогында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында шимбә программасы узды. М.Җәлил исемендәге бульварда һәм мәдәният сарае янындагы мәйданда поселок халкы һәм кунаклары җылы атмосферада бергә вакыт үткәрү өчен җыелды.
Кичәне Ижевсктан гитара астында популяр композицияләр башкарган «Лев и папа» музыкаль дуэты ачып җибәрде. Аларның чыгышы тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте һәм бәйрәм рухы тудырды. Иң кечкенә кунаклар өчен оештыручылар мавыктыргыч анимацион программа әзерләнде.
Чара кысаларында шулай ук ишегалларын төзекләндерүдә актив катнашучыларны да билгеләп үттеләр. Аларга Рөстәм Миңнеханов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Татнефть» ГАҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Мәдәни мохит» проекты җәлилчеләрне якты вакыйгалар белән сөендерүен дәвам итә, кешеләрне берләштерә һәм җирле талантларга ярдәм итә.
Районыбызның хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән Төзүчеләр көне белән котлыйм.
Төзүчеләр тырышлыгы белән районыбызда яшәү өчен лаеклы шартлар тудырыла, туган төбәгебез төзекләнә, матурлана. Районыбызның инфраструктурасы үсә һәм ныгый. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Киләчәктә дә төзүче һөнәре хөрмәтле һәм кирәкле, ә хезмәтегез нәтиҗәләре озак еллар районыбыз горурлыгы булыр, киләчәк буыннарга хезмәт итәр, дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, барлык төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннарына олы рәхмәтемне җиткерәм, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим.
Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!
Сезне чын күңелдән Физкультурачы көне белән котлыйм.
Спорт ул сәламәтлек нигезе. Районыбызда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен без барлык шартларны тудырырга тырышабыз. Бүгенге көндә районда 138 спорт корылмасы эшли. Даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр арасында укучы балалар, яшьләр генә тугел, өлкән буын кешеләре дә шактый.
Спортчыларыбыз актив яшәү рәвеше алып баралар. Район данын яклап, төрле бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
Хөрмәтле райондашлар! Физкультура һәм спорт өлкәсен үстерүгә, чемпионнар тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга өлеш кертүчеләргә, спортта уңышлар яулаган һәркемгә, спорт ветераннарынна рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, имин тормыш, уңышлы стартлар һәм зур җиңүләр телим!
Бүген районда комбайнчылар арасында 2025 елгы урып-җыю ярышларында җиңүчеләр билгеләнде. Урып-җыюда катнашкан алдынгы механизаторларны бүләкләү традициясенә тугры калып, Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин җиңүчеләргә премияләр тапшырды.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын карап чыкты, эшләрнең барышы белән танышты, подряд оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Ел саен августның икенче шимбәсендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә бүген районның үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Актив тормыш алып баручы спортчыларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Хәмбәл улы Гыйльфанов котладылар, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының һәм район Советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Ел саен августның икенче якшәмбесендә төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә бүген районның үзәк ял паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Район халкын Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин сәламләде, төзүчеләрне котлады һәм аларга намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Бу өлкәнең иң актив хезмәткәрләре район Советының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Бүген Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда «Отец Героя» күчмә фотокүргәзмәсе ачылды. Чарада Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, оешма җитәкчеләре, махсус хәрби операция ветераннары, якташлары катнашты.
Экспозициядә Татарстаннан СВОда катнашучыларның дәүләт бүләкләренә лаек булган 45 әти портреты бар. Бу фотосурәтләрдәге йөзләр генә түгел, бу батырлык, ныклык һәм үз улларыңа һәм Ватаныңа чиксез мәхәббәт тарихлары. Экспозиция патриотизмның, батырлыкның һәм фидакарьлекнең мөһимлеген искә төшерә.
Күргәзмәдә булу-геройларга хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге.
9 августта Физкультурниклар көне билгеләнеп үтә. Физкультурниклар көне — спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләр өчен генә түгел, спортны яратучылар, зарядка белән дус булучылар һәм хәрәкәтнең тормыш икәнен белүчеләр өчен дә бәйрәм ул! Хәрәкәт-ул энергия, сәламәтлек, яңа тәэсирләр. Безнең балалар бакчасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан «Физкультурник көне» спорт чарасы узды. Чара балаларга көн буена энергия бирерлек күңелле разминкадан башланды, аннары спорт ярышлары һәм тизлеккә эстафеталар үткәрелде. Балалар ярыштылар, спорт төрләре турында белемнәре белән уртаклаштылар, дусларча атмосфера тудыруга ярдәм иткән табышмакларны чиштеләр.