ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

"Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеме саф һавада чуваш халык  "Таралыгыз" уенын уйнадылар

МБГББУ " А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе" ндә хәрби-патриотик эш айлыгы башланды. Россия элек-электән үз Ватанын сакларга һәм якларга әзер булган көчле һәм батыр кешеләр белән дан тоткан. Ә безнең бурыч - ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары турында истәлекне саклау, алар мисалында намуслылык, тәвәккәллек, кыюлык тәрбияләү. Укучылар ике командага бүленеп, "Аҗаган" хәрби-спорт уенына әзерләнә башладылар: плакатлар ясыйлар, биремнәргә җавап эзлиләр, маршировкага әзерләнәләр.

      Безнең мәктәпнең яшь армиячеләре «МХО яклаучысын котла» патриотик акциясендә катнаштылар. Солдатка  котлау хаты язу  балалар өчен  бик мөһим һәм җаваплы эш булып чыкты.

1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Тылсымлы куллар» түгәрәге эшли.Тема: «Кышкы бизәкләр». Максат: рәсемдә чынбарлык күренешләрен гәүдәләндерергә өйрәтү. Пумалага басып, бөтен кәгазь битенә бизәк төшерү күнекмәсен ныгыту. Нәфасәти кабул итүне, рәсемне алдан уйлап ясау күнекмәсен үстерү.

Кичә Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты Руслан Гаджиев Сарман муниципаль районында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында депутатка авыл юлларын ремонтлау, торак-коммуналь хуҗалык һәм социаль тәэмин итү мәсьәләләре керде.

5 нче февральдә Сарманда "2024 нче елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2025 нче елга бурычлар турында" Сарман муниципаль районы Советы утырышы узды. 


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов белән берлектә район конкурсы йомгаклары буенча 5 хуҗалыкка 17 саву аппараты тапшырдылар.

Бүгенге көндә районда ике Бөек Ватан сугышы ветераны яши: Илексаз авылында –100 яшьлек Шәрипҗан абый Әхмәтҗанов, Куҗак авылында-Габделәхәт абый Исмәгыйлев.

Бүген Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов белән бергә Ватанны саклаучылар елы кысаларында ветераннарга «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен, шулай ук ветераннарга «Сарман муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүген эш сәфәре кысаларында Сарман районына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәмм улы Салихов килделәр. Аларны Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде.

Бүген IV чакырылыш Сарман муниципаль районы Советының XXVI утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Миргәҗәм улы Салихов, сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджи улы Гаджиев, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Рафинант улы Мостафин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International