13 ноябрь - Бөтендөнья игелек көне. Бу бәйрәм барлык кешеләргә дә кешелек мөнәсәбәтләренең яхшылык сыйфатын искә төшерергә мөмкинлек бирә. Менә безнең балалар бакчасында да игелек көне узды. Көн дәвамында педагоглар балалар белән " Нәрсә ул игелек?", "Игелекле эшләр", "Игелек ихласлыгы" теләкләре язылган кулдан открыткалар ясадылар.
12 нче ноябрьдә Россиядә искиткеч экологик бәйрәм-песнәк көне билгеләп үтелә. Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу кечкенә, ләкин бик матур һәм файдалы кошчыкка багышланган кызыклы тематик көн үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга бу кошларның безнең якларда кышларга калулары, аларга салкын айларны кеше ярдәменнән башка кичерүе бик авыр икәнлеге турында сөйләделәр. Балалар «Песнәкләр — безнең дусларыбыз»дигән коллектив эш башкардылар. Эшләрендә балалар фантазия, тырышлык күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга уңай эмоцияләр генә биреп калмый, аларны игътибарлы, ярдәмчел булырга һәм табигатькә сакчыл карарга да өйрәтә.
Бөтендөнья изгелек көне бүген 13 ноябрьдә билгеләп үтелә. Игелеклелек - ул халыкара тел, аны кешеләр бөтен дөньяда да яхшы аңлый. Бәйрәм дөньяда теләсә нинди явызлыкка каршы тора алырлык көч барлыгын күрсәтергә тиеш. Кешеләрне, милләтенә, җенесенә, диненә һәм яшенә карамастан, берләштерергә сәләтле көч. Бәйрәмнең үз символы - ачык йөрәк бар.
Яхшылык - ул һич тә йомшаклык түгел, ә дөньяны яхшы якка үзгәртә торган кешелек сыйфаты.
Бәйрәмнең үз символы бар - ачык йөрәк. 💖🌸
Без өлкән төркем балалары белән "Игелеклелек дөньяны коткарачак!" акциясенә кушылдык. ".🫶🙏🍬
# Изгелек көне #
Безнең Зур Нөркәй балалар бакчасында да «Песнәк көне» узды.
Сарман 1 нче санлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Песнәк көнен" билгеләп үттеләр
20.11.2025 елда 13.00 сәгатьтә «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесенең актлар залында Бөтенроссия «балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» кысаларында прокурор урынбасары, КДНиЗП, опека органнары, мәгариф бүлеге башлыгы, мәдәният бүлеге башлыгы, социаль яклау бүлеге башлыгы, ПДН инспекторлары катнашында бушлай адвокат, нотариус кабул итү узачак.
Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин ТР ГИСУ директоры урынбасары Руслан Айрат улы Ямалтдинов һәм подряд оешмалары катнашында Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Ел саен 12 ноябрьдә Россиядә экологик бәйрәм - Песнәкләр көне билгеләп үтелә, ул кышлаучы кошлар турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшерә. 3 нче санлы “Алёнушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу экологик бәйрәмгә кушылды һәм зур кызыксыну белән "Безнең нәни дусларыбыз" дигән коллектив аппликация ясадылар.
2025 елның 13 ноябрендә Сарман муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Сарман районы прокуроры урынбасары, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Сарман районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары катнашында Административ хокук бозулар турындагы эшләр, балигъ булмаганнарның юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүләрен һәм имгәнүләрен кисәтү мәсьәләләре каралды. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Сарман муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы, мәдәният бүлеге башлыгы чыгыш ясадылар.
Укучыларны һөнәри юнәлеш бирү, уку йортларын тәмамлаучыларга һөнәри үзбилгеләнүдә һәм һөнәр сайлауда ярдәм итү максатларында 9-11 сыйныф укучылары белән "Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты"федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан институты (филиалы) вәкилләре белән очрашу узды.